|
Каталог статей
Ата-аналарга ун киңәш.
Ата-аналарга ун киңәш.
- Балагызның узегез кебек яки сез теләгәнчә булуын таләп итмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
- Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчөн түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башта кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.
- Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.
- Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки балнаң тормышы тәҗрибәсе бик аз була.
- Түбәнсетмәгез!
- Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.
- Балагыз өчен нәрсә дә булса алмыйсыз икән, узегезне гаепләмәгез.
- Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.
- Бала – сезнең бөтен тормышыгызны узгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Ачыкларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
- Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләтергә теләмәгән әйберләрне, башкаларның балаларына эшләмәгез.
|
Категория: Мои статьи | Добавил: 79297569282 (07.02.2017)
|
Просмотров: 442
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |