Суббота, 05.10.2024, 04:33
Приветствую Вас Гость | RSS

Персональный сайт Гатиятовой Илюзы Талгатовны

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Ата-аналарга киңәшләр

Ата-аналарга киңәшләр

 

1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

 

2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

 

 

Ата – аналар көндәлегенә.

      Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

      Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

      Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

      Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

      Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

 

 

 

Әти - әниләргә киңәшләр.

      Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;
  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;
  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;
  • Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;
  • Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.

сурә

 

Категория: Мои статьи | Добавил: 79297569282 (07.02.2017)
Просмотров: 563 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск

Copyright gatiatova © 2024
uCoz