Суббота, 05.10.2024, 04:31
Приветствую Вас Гость | RSS

Персональный сайт Гатиятовой Илюзы Талгатовны

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Эссе "Мин укытучы!"
[ Скачать с сервера (42.0 Kb) ] 05.02.2017, 20:36

Мин укытучы!

Синең бурыч-күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр табу.

Энҗе Мөэминова

Укытучы!!!Ничә генә хәрефтән торган бу сүзгә күпме мәгьнә салынган.                                                                                    Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин

Кечкенә генә чакта ук мин укытучы булырга хыялландым. Шуның өчендер дә,балачакта иң яратып уйнаган уеным да “мәктәп” уены иде.Һәр көн диярлек,дус кызларымны җыеп “белем” бирдем,”билгеләр” куйдым.           Менә мин кечкенә кызыкай Кәпәй-Кыбау урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына аяк бастым. Монда мине беренче укытучым Набиуллина Светлана Әхнәф  кызы каршы алды,мәктәп тормышына алып кереп китте.Яңа дуслар,яңа тәэсоратлар....                                                             Гомер үтә торды, инде алтынчы сыйныфта укыган чакта ук мин татар теле укытучысы  һөнәрен сайлаячагымда шигем юк иде.Беренче татар теленә мәхәббәт орлыкларын ана теле һәм әдәбияты укытучысы Гареева Рима  Фәзит кызы салды.Аның һәрбер дәресен түземсезләнеп котеп алдым,чөнки аның һәрбер сүзе фәһемле,кызыклы һәм доньяви иде.Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач,  Рима Фәзит кызы: “Минем алмашым бул инде,татар теле факультетына кер,- диде”.Әнием дә миңа каршы булмады,бар яклап ярдәм итте.Нәкъ менә шул сүзләр мина зур этәргеч булды да инде,2004 нче елда Туймазы педагогия колледжына укырга кереп,бары тик яхшы билгеләргә генә укыдым .                  

Туган туфрактан ерак китеп булмый икән, укуымны тәмамлау белән үзебезнең районыбызга-Бүздәккә ашкындым, һәм 2009 елдан алып Уртакүл мәктәбендә эшлим,кечкенәдән  хыялланган  теләгемә  ирештем.  Мин  –  укытучы. Ләкин  шушы  һөнәрне  сайлаганда  мин  үз  өстемә  нинди  зур  җаваплылык  алганлыгымны  уйладым микән?  Юктыр.  Мәктәп  бусагасын  атлап  кергәндә,  гөнаһсыз  нарасыйларның    ап-ак  кәгазь  кебек күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та җиткермәгәнмендер. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. Өстәвенә, мин бит әле милләт сакчысы. Бу сүзне  курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле мөгаллимнәрен.Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга,  дөрес  һәм  аңлаешлы  сөйләмгә  өйрәтергә,  хезмәткә  җаваплы  караш,  кешеләргә  карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш. Мәктәп тормыш белән бергә атлый.Инновацион технологияләр заманы булу сәбәпле, күп кенә балалар туган  телләрен санга сукмый русча сөйләшергә омтыла.Нәкь        шушы төп проблема ана теле укытучыларнын борчый да инде.Ничек сон  заманадан калышмыйча,әмма шул ук вакытта туган телебезгә булган кызыксынуны югалтмаска? Минем уемча,иң беренче тәрбия ата-анадан килә.Бишек җырын тыңлап үскән,”әнием,әтием” дип теле ачылган балалар көннән-көн сирәгәя түгелме соң? Бу проблеманы без ничек чишәргә тиешбез? Сораулар,сораулар... Минем уемча,без укытучылар,ата-аналар балаларыбыз белән бергә атларга, яңа технологияләргә таянып эш итәргә тиешбез. Ягьни ,сабыйларыбызның дөньяга карашын бүлешсәк,кулыбыздан килгәнчә ярдәм итсәк, бергәләп татар телендә фильмнар,мультфильмнар карап,туган телебезгә кызыксыну уятсак, безнең телебез юкка чыкмас, һәм балаларыбыз да дөрес юлдан атлар дип ышанам. Бүгенге көндә, аллага шөкер, һәрбер гаиләдә диярлек интернет, телевидение бар.Үзебезнең Башкортостан Республикасы җитәкләгән “Туган тел “каналы моңа ачык мисал.Монда һәркөн тәрбияви,әхлакый темалар  күтәрелеп чыга, ана телебездә фильмнар,мультфильмнар күрсәтелә,интеллектуаль уеннар үткәрелә.Без ,әти-әниләр, бергәләп гаилә белән шул тапшыруларны карауны гадәткә кертсәк , минем уемча,балалар туган телен онытмас.Шуның өчен дә сыйныф җитәкчесе буларак, мин һәрвакыт әти-әниләр белән элемтә тотарга, аларга һәр яктан ярдәм итәргә тырышам.                                                                                                    Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Уйлар, уйлар... Гомер агачында боҗралар арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән…Минем алда – күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.

Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Мин бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел дә булса иде.

Шулай итеп, мин көннән – көн бер әйбергә инана барам: “Минем һөнәрем дөрес сайланган, тик күңел биреп, тырышып эшләргә генә кирәк.” Бөек педагог К.Д. Ушинскийның сүзләре искә төшә: “Әгәр дә сез һөнәрегезне дөрес сайласагыз һәм эшегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар” Бу сүзләрдә хаклык зур: бәхет мине дә эзләп тапты.
Ничек итеп кенә әйтсәләр дә,
Мин үземчә аңлыйм бәхетне.
Балаларга булган мәхәббәтем,
Дәресләрем итә бәхетле!

 

Хезмәтем – җан рәхәтем...

Мин – укытучы...

Мин – остаз..

. Элек-электән халкыбыз Укытучыны Остаз дип бөекләгән. Һәркемнең Остазы булган.

Әйе,мин укытучы,белем таратучы.Алдагы көннәремдә дә үз һөнәремә тугры калып , әнием рухына,аның алдында биргән сүземә кара тап төшермәскә тырышачакмын.Игьтибарыгыз өчен рәхмәт

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: 79297569282
Просмотров: 2003 | Загрузок: 29 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск

Copyright gatiatova © 2024
uCoz